Жомга татар халык жыры Казан Егетлэре



Здесь можно прочитать текст песни Жомга татар халык жыры - Казан Егетлэре. Стихи и песня онлайн.

Автор: Казан Егетлэре

Название песни: Жомга (татар халык жыры)

Текст просмотрен: 852


Другие песни исполнителя Казан Егетлэре


Текст песни:


Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачы, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.


Возможно, вам понравятся также:

Комментарии:

Добавить комментарий