Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да Ильдар Хакимов и Гузель Уразова



Здесь можно прочитать текст песни Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да - Ильдар Хакимов и Гузель Уразова. Стихи и песня онлайн.

Автор: Ильдар Хакимов и Гузель Уразова

Название песни: Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да

Текст просмотрен: 521



Скачать

Другие песни исполнителя Ильдар Хакимов и Гузель Уразова


Текст песни:

Бер күрүдә күңелемә кердең,
Бул дидең миңа гына.
Әйе диеп җавап бирде йөрәк
Бәгърем сиңа гына.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

"Гүзәлем," - дип миңа дәшәсең син,
Буладыр төрле чагым.
Ялгыз, усал, моңсу чагымда да
Ярат син мине, җаным.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Ялгыш кырыс дәшсәм ишетмә син,
Сабырлык сакта торсын.
Иркә сүзең, назлап елмаюың
Дөньямны оныттырсын.

Чәчләр чаларгач та, йөрәкләрдә
Мәхәббәт янсын иде.
Ярый әле кавышканбыз диеп
Әйтергә язсын иде.

Гузэлем дип мина дэшэсен син, буладыр торле чагым. ялгыз, усал монсу чагымда да Ильдар Хакимов и Гузель Уразова

Возможно, вам понравятся также:

Комментарии:

Добавить комментарий



Каптча: