Без названия Су буенда учак яна



Здесь можно прочитать текст песни Без названия - Су буенда учак яна. Стихи и песня онлайн.

Автор: Су буенда учак яна

Название песни: Без названия

Текст просмотрен: 1094


Другие песни исполнителя Су буенда учак яна


Текст песни:

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хəтер уйный, керми йокы.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрəм монда.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Хəтерлəсəң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантəпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Без названия Су буенда учак яна

Возможно, вам понравятся также:

Комментарии:

Добавить комментарий